Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Күңелләрдә ялкын кабызган талантлы язучыларыбыз” Әдәби прогулка

6 февраль Хәсәншәех авыл китапханәсе Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм  танылган шагыйрь, гаҗәеп рәссам Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Күңелләрдә ялкын кабызган талантлы язучыларыбыз” исемле әдәби прогулка әзерләде һәм үткәрде. Чарага 6, 7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Шул уңайдан без әдипләребезнең үткән тормышына, әдәби иҗат эшчәнлегенә кыска гына бер караш ташлап алдык. Шигырьләрен тыңладык. Чара презентация ярдәмендә тулыландырып барылды. Фәнис Яруллин − чорыбызның халыкка иң якын, иң күп укыла торган әдибе. Ул −40 ка якын китап авторы, халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы.  Гакыйль Сәгыйровның һәрбер шигыре искиткеч энергетик көчкә ия, әйтеп бетергесез эстетик ләззәт бирә. Аның һәр шигыре кешеләрне, табигатьне, әнисен яратуы турында. Мәхәббәт турында, балаларга багышланган шигырьләре дә бик күп. Бу язучыларыбызның әсәрләре − күпләрнең күңелендә ялкын кабызырлык талантлы сүз үрнәге. Аларның ихтыяр көче, тормышы, иҗаты укучыларда соклану, гаҗәпләнү хисләре уятты. Чара ахырында балалар өйдә укыр өчен үзләренә китаплар сайлап алдылар.

Чарада 20 кеше катнашты.