Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Әдәби туган як” Әдәби сәхифә

“Әдәби туган як” Әдәби сәхифә

Әлеге сәхифәбездә Хәсәншәех авыл китапханәсе каршында оешкан “Әдби туган як” түгәрәгенә йөрүче җирле шагыйрьләребезнең иҗатларын тәкъдим итәбез. Бик күп конкурслар җиңүчесе Рузалия Вәлиева шигырьләре туган ягын, кешеләрне яратуы, матурлыкны башкалардан үзгә итеп күрә алуы белән халык күңелен яулады. Алар арасында җырларга әйләнгәннәре дә бар. Хикәяләр, мәкаләләр, сценарийлар язу белән дә мавыга.

Шигырь сөйләргә чакыргач

Сәхнәгә чыктым әле.

Чөнки шулай аралашып

Бергә яшәү күңелле.

Кемнеңдер беләсе килә

Кайчан яза башладым.

Дуслар кушканга да яздым

Сүз тыңлап язгаладым.

Уйлый күрмәгез сез тагын

Көн, төн язадыр диеп.

Кәгазь күрсәм генә язам

Кайчак илһамым килеп.

Яшем бара, шигырьләр дә

Никтер сирәк языла.

Шигырь сөйләп йөреп булмас

Чыккач 60 ягына.

Язу эше талант микән

Һаман да белмим әле.

Бүген сезгә “Картлык” дигән

Хикәя сөйлим әле.

К хәрефләреннән яздым

Кызык булсын әле дип.

Мәшәкатьне читкә куеп

Бераз көлеп алыйк дип.

К хәрефләрен санадым

Төгәл 545.

Сез дусларга укырмын дип

Яздым аны кичә кич.

Алфавитта хәрефләр күп

Тагын язармын әле.

Татар теле бетә диеп

Куркып йөрмәгез яме.

Ялыктырсам кул чабарсыз

Шуннан үзем аңлармын.

Хикәямдә берәүне дә

Күздә тотып язмадым.

 

 

Картлык көндә кадер кирәк.

Картайды Камилә карчык, картайды. Кайбер көннәрдә көзгегә карап көрсенеп куя, күңел китабын караштыра. Карасана, карлыгандай кара күзле, карлыгач канаты кебек кыйгач кашлы Камиләгә картлык килгәнме. Күрче, күзенең каралыгы кимегән, көрәктәй куллары кытыршыланган, колаклар катыланган.

Картлык, картлык – кемгәдер кадерле кунак кебек килә. Кемгәдер килгәнен куасы килә. Кая куарга? Кусаң-кумасаң киләчәк, килгән картлык кирегә китмәячәк. Камилә карчык картлыктан курыкмады. Килсен-килсен, куанычлы картлык килсенне кабатлап күңелкәен күтәрде.

Кайвакыт Камиленә картайдым, килен кирәк, килен кадере күрәсем киләне кабатлады. Күрә Камиле карчыкның картайганын. Кала тормышын кызык  күрәләрдерме, Камилгә кирәкле кызлар  калага китте. Камилгә Камилә карчыкны кадерләп көн күрерлек кызлар кирәк.  Көзге кояшлы көндә Камил калага китәргә карар кылды. Китте  Камил Казан каласына. Китте, Камилә карчыкны күңелсезлектә калдырып китте. Көзге күңелсез кичләрдә карчыкның күңелен күрергә күршеләре кергәләде. Кергәндә кабартма-коймак, кыстыбый-конфет кебек күчтәнәчләр кыстыргаладылар. Киң күңелле Камилә  килгән кунакны капкадан куанып каршылады. Күпне күргән карчык кешедән киңәшен кызганмады. Киленен кимсетеп, килен – килмешәкне кабатлаган кайнаналарга: “Күршекәем, күңелсезләнмәгез. Кеше кайгысы кешегә кызык кебек күренә. Күрсәтмә кешегә кайгыңны. Киленең киң күңелле, килешегез” – кебек киңәшләрен кабатлап, күңелләрен күтәрде. Кайнаналарын күпсенеп, көннәрен китәм, кайтып китәмне кабатлаган киленнәргә: “Кызым карлыгачым, кадерлә кайнанаңны. Картаймыш көнеңдә культурный килен килсә, килбәтсез карчык кебек күренмәссең, кадердә көн күрерсең” кебек кагыйдә-киңәшләрне күп кабатлады. Күпчелек киленнәр, Камилә карчыкның киңәшләренә куанып, китмим, китмим, куса куар, китмимне кабатлап, кайнаналарының күзләренә күтәрелеп карамыйча, курыкканнарын күрсәтмичә көн күрделәр.

         Камилә карчык кешедән көнләшмәде, кирәкмәгәнне күрмәде. Кадерле китабы кушканча көн күрде. Көзге көннәр китеп, карлы кыш килде. Көндезләрен күзләре күргәндә, кешеләр кергәнгә куанса, кичен караңгылангач, күңелсезләнде. Күңелсезләнмичә, күптән калага киткән Камиле күренми карчыкның. Көтә-көтә күзләре күгәрде. Күңелсезлек, караңгылыктан карчыкны “Корьән” китабы коткарды. Кайчан кермә кадерле китабы кулында карчыкның. Карлы кышлар китеп, кошлар кайткан кояшлы көндә күптән көткән Камиле кайтып керде. Камилә карчык, Камиле кырыендагы курчактай кызны күреп, каушап калды. Камил Кафиясенең кулын Камилә карчыкның кулына куйды. Килен кайнанасының күзенә карады, кояш кебек карашын күргәч, күңеле күтәрелде. Куанычлы көннәр килде Камилә карчыкка. Кала кызы Кафия Камилә карчыкны кадерләде. Картлык көндә кадер кирәк.

 Гөлфирә Газизова лаеклы ялга чыкканчы 23 ел фермада сыер савучы булып эшләде. Ялга чыккач шигырьләр яза башлады. Китаплар укырга ярата. Чигү-тегү эшләренә гашыйк. Китапханә каршында эшләп килүче “Әдәби туган як” клубы оештырган чараларда актив катнаша.

Кадерле әтиемә

Ялгыз гына тып-тын утырганда,

Кисәк тавыш килде колакка.

“Кызым” дигән тавыш ишетелгәч,

Сискәнепләр киттем шул чакта.

“Кызым” дигән тавыш әтинеке,

Ләкин ул бит мәңгелек йортта.

“Кызым” диеп миңа кем соң дәшә,

Ишек төбе яктан түр якка.

Исән чакта әти “кызым”  диеп,

Дәшеп керә иде ишектән.

Аның “кызым” диеп дәшкән сүзе

Онытылмый һич тә исемнән.

Иртә китте безнең яннан әти,

Картлыгына җитә алмады.

Рәхмәт яусын аңа безнең өчен

Эшләмәгән эше калмады.

“Үзем исән чакта”,-дип башлады эшен,

Бер эшне дә озак сузмады.

“Балалар” дип яшәде ул һәрчак,

Кырын караш безгә булмады.

Җиде бала үстек барыбыз да,

Аңа якын, аңа үз булдык.

Барыбызны аякка бастырды,

Безгә ул яхшы әти булды.

Рәхмәт яусын, әти, урның синең

Оҗмах түрендә булсын.

Сиңа укылган догалар

Барысы да ирешеп торсын.

                                                                                  Гөлфирә Газизова