Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Салют сиңа, Муса Җәлил” Әдәби-музыкаль кичә

15 февраль көнне герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан бездә бик матур кичә үтте. Кичә барышында Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Балалар аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды, җырларын башкарды.

Әлеге кичәгә әзерлек вакытынада укучыларыбыз бик күп китаплар укып шагыйрьнең Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез батырлыгы турында мәгълүмат алды, Ватаныбызның батыр уллары өчен горурлык хисләре кичерде.