Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Авылда чын талантлар яши” Шигъри сәгать

27 гыйнвар көнне Хәсәншәех авылы мәдәният йортында “Авылда чын талантлар яши” исемле шигъри сәгать үтте. Әлеге программа авылыбызда яшәүче талантлы кешеләребезгә багышланды. Аларны кабат сәхнәдән күрсәтәсебез килде. Бу кичәбез аша без ТАЛАНТларыбызга хөрмәт хисләрен белдертәсебез килде. Әлеге сәгатебездә китапханә каршында оешкан “Әдби туган як” түгәрәгенә йөрүче иҗатчыларыбызның шигырьләрен тәкъдим иттек. Кичәбез матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Безнең як – талантлар иле, шагыйрьләр, нәфис сүз осталары, биючеләр, җырчылар иле. Аларның чыгышлары һәркемне сокландырды. Искиткеч матур, рәхәт кичә булды ул.