Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Ир солтаны - 2017 ” Бәйге

 Авыл җирлекләре  арасында “Ир солтаны - 2017 ” район бәйгесенең чираттагысы 25 гыйнвар көнне Апаз авыл җирлегендә үтте. Биредә Апаз һәм Шушмабаш авыл җирлекләреннән 9 ир-ат көч сынашты. Искиткеч матур, күңелле кичә булды бу. Хәсәншәех авылыннан Әхтәм Әхмәтов беренче урынга лаек булды.

Һәр җирлектә үз һөнәре белән башкаларны гаҗәпләндереп, сок­ландырып яшәүче оста куллы кешеләр була — кемдер тимердән капкалар чүкеп ясый, кемдер талчыбыктан кәрҗиннәр, йорт җиһазлары үрә, кемдер чигә, бәйли, тегә, картиналар ясый…. Андый осталар һәркайда да хөрмәткә ия. Бүген сүзебез Әхмәтов Әхтәм Васил улы турында.Васил абый һәм Рәйсә апа гаиләсендә көтеп алынган малай булып туа ул. Алар гаиләдә 5 бала: ике малай, өч кыз. Тик бәхет бишегендә генә озак тирбәлергә язмаган була –унбер яше тулар-тулмаста, әтисез кала Әхтәм. Калган гомере әтиле балаларга кызыгып үтә. Ул әле дә әтисен сагынп искә ала: “Без әти белән мин кечкенә вакытта, әле 1 сыйныфта укыганда ук, әти ясап биргән чалгы белән печән чаба , кул пычкысы белән утын кисә идек.”...             Әниебез бишебезгә дә әти дә, әни дә булды: үстерде, укытты, аякка бастырды. Ишле гаиләне алып бару әнигә җиңел булмагандыр. Әнигә безне аякка бастыруы, тырышлыгы өчен зур рәхмәт, ди Әхтәм. Әхтәм Васил улы 1973 нче елның 15 нче октябрендә, гаиләдә  икенче бала булып,  Хәсәншәех  авылында туган. 8 сыйныфны тәмамлагач, 1989-1992 елларда Арча педогогик  көллиятенә укырга кереп, көллиятнең татар теле һәм башлангыч сыйныфларны укыту факультетын тәмамлый. Аннан ике ел хәрби хезмәттә булып кайта.  Армиядән соң Карадуганга агачтан җиһазлар ясау фабрикасына эшкә урнаша. Аннан Ташкичү мәктәбендә җыр укытучысы, әйдаман булып эшли. Ташкичү Хәсәншәех арасы йөрергә ерак булу сәбәпле, Балтачның гимназиясендә ди-джей, хезмәт укытучычы васыфасын башкара. Шул ук вакытта бию, гармун түгәрәкләре дә җитәкли. Салавыч мәктәбенә физкультура укытучысы кирәк булгач, шунда күчерелә. Балтачның элекеге пионерлар йортында җыр, хезмәт, гармун, балаларны агачтан төрле матур бизәкләр кисәргә өйрәтә. Анда өч ел хезмәт куя. Буш вакытынды шигырьләр яза, гармуннар ремонтлый. Балаларын җыр, бию, нәфис сүз сәнгатенә өйрәтә. Мәдәният йорты сәхнәсендә бик еш күрергә була Әхтәмне. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкальне девиз итеп яши авылдашыбыз. Бу әйтемнең дөреслеген Әхтәм үз алдына һәр көн диярлек дәлилли. Ышанам, гаиләсе иминлеге өчен ул 71,72... 80 төрле һөнәр дә үзләштерер. Шушы сыйфат татар ир-егетләрен башкалардан аера да. Һөнәрләрен санап китсәң, чыннан да, һич арттырусыз, җитмешкә тула торгандыр.Төп һөнәре – агач эше остасы өстенә, ул төзүче дә, балта остасы да, монтажник та, эретеп ябыштыручы, тимердән конструкторцияләр ясаучы да, алдынгы комбайнер,  су, канлизацияләр үткәрүче дә, укытучы, гармунчы, җырчы да... Профессиональ осталыкка бәйләнгән мондый һөнәрләр янәшәсендә спорт белән бәйләнешлеләре күпме тагын. Бик яшьли чаңгыга баса ул. Мәктәптә укыган чакта, ярышларда катнашып, призлы урыннар ала. Чаңгыда чапкан кеше тимер аякта шумый кала диме?! Хәсәншәех хоккей командасы уенчысы да ул. Бу команда һәрдаим ярышларда катнашып, җиңүләр  яулый. Шәхси машинасы бар, умарта, хайваннар тота, яшелчә үстерәләр. Гаиләдә ул яхшы ир һәм үрнәк әти. Тормыш иптәше Илсөя белән бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Уллары Вәкил, әле 2 сыйныфта гына укуына карамастан, инде әти-әнисенең уң куллары. -Тормыш иптәшемнән дә уңдым. Ул һәрчак тыныч, төпле фикерле, өлгер, чыдам, куйган максатына ирешүчән. Аның һәр көне минутына кадәр исәптә, тәртипле, йорт җанлы. Белеме буенча ул укытучы. Өйдә әлегә ремонт бара.  Кыскасы, һәрберебезгә эш җитә, ди Әхтәм. Йорт, каралты-кура корылмаларына да исең китәрлек. Һәркайда оста куллы кешенең хезмәт нәтиҗәсе күренә. Аның һәр ясаган әйберсенә иҗадилык хас. Ул аларга җан җылысын биреп эшли. “Тәүлегенә 24 сәгать минем өчен аз», ди. Әйе, Әхмәтовларның балкып торган йортын күрми узып китү мөмкин түгел. Аларның капка төбендә туктап, фотога булса да төшәләр, ә агач эшенә гашыйклар декоратив әйберләргә заказ бирә, сатып ала. Заказ бирүчеләр арасында күренекле сәясәтчеләрдән тыш, барыбызга да таныш эстрада вәкилләре дә бар. Композитор Риф Гатауллин   өенә тәрәзә йөзлекләре Әхтәмнән ясаткан. Эстрадабыз композиторы ихатасындагы баскыч та–Хәсәншәех остасы эше. Әле Гөлзада Сәфиуллинага капкага агач бизәк ясап ята. Шулай ук Арча урман хуҗалыгына,  Арча, Казан Сабантуйларына заказлар эшли ул. Әхтәмнең талантына күпләр соклана һәм гаҗәпләнә. Бу сәләт аңа әтисе Васил абыйдан күчкән. Васил абый тирә-юньдә дан тоткан алтын куллы, бар яктан да булган кеше иде: оста гармунчы дисеңме, алдынгы комбайнер... Әле дә ул ясаган агач тәрәзә йөзлекләре, капка бизәкләре авылыбызны ямьләндереп тора.    Кулларында ут уйнатучы Әхтәм Әхмәтовның агач эше белән шөгыльләнүенә инде күп еллар. Шул дәвердә  эшләнгән иҗат җимешләренең төгәл санын да белми. Алар республика буйлап кына түгел, хәтта башка төбәкләргә дә таралган. Тырышлык, сабырлык һәм түземлек нәтиҗәсендә әнә шундый сәнгать әсәрләре тудырган  Әхтәм Васил улы авылыбыз горурлыгы. Аңа тән сихәтлеге, гаилә иминлеге, уңышлар телибез!