Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китапларда минем тормыш һәм язмыш” Әдәбият сәгате

Хәсәншәех авыл китапханәсе Татарстан республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы Аяз Мирсәет улы Гыйляҗевның  тууына 90 ел тулу уңаеннан  “Китапларда минем тормыш һәм язмыш”  дип исемләнгән әдәбият сәгате үткәрде. Әдипнең күпчелек әсәре яшьләргә юнәлдерелгән. Аның “Язгы кәрваннар”, Әтәч менгән читәнгә”, ”Йәгез бер дога!”, “Яра” , “Балта кем кулында” кебек әсәрләрен кемнәр генә укып тетрәнмәгән. Аяз Гыйляҗевның иҗаты еллар үтү белән дә татар укучысы өчен генә түгел, башка халык вәкилләре өчен дә кызыклы.