Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Болгар иленең иң бөек галиме” Китап күргәзмәсе янында диалог-әңгәмә

 

Титаник шәхес, мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, реформатор, фикер иясе, энциклопедист галим Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулган көнне  Хәсәншәех авыл китапханәсендә  “Болгар иленең иң бөек галиме”  исемле диалог-әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында без галимнең тормышы, күпкырлы иҗат юлы белән таныштык. Шулай ук татарлар тарихында бәйсезлек өчен көрәшләрдә Батырша исеме астында кереп калган Габдулла Галиев, Башкортстан якларыннан килеп чыккан  егет, Ташкичү  мәдрәсәсендә  белем алуы (якынча 1740- 1743 еллар). Җәмит Рәхимовның “Батырша” әсәре нәкъ менә шул тарихи шәхескә багышлануы турында да сөйләштек. Ш. Мәрҗани дә Батырша кебек гомерен гади халык мәнфәгатьләре, прогресс өчен көрәшкә, кешеләрне рухи агартуга, аларның дөньяга карашларын киңәйтүгә багышлавын ассызыкладык. Ш.Мәрҗанинең туганнан туганы, мәшһүр татар язучысы  Мәхмүт Галәүнең, төп геройлары Ташкичү авылы, күрше авыл кешеләре булган, “Болганчык еллар”, “Мөһаҗирләр”, “Канлы тамгалар”  романнары,  Ризаэтдин бине Фәхретдинның “Рихләтел-Мәрҗани” (Мәрҗәни сәяхәте)  әсәрләренә тукталдык. Акмулла, Г.Тукайның Мәрҗәнигә багышлап язылган шигырьләрен укып үттек. Ш.Мәрҗәнинең тормыш юлы, иҗаты укучыда зур кызыксыну уятты, тирән ихтирам, горурлану хисе тудырды.