Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Мәңгелек йөрәк ярасы” Хәтирәләр кичәсе

15 февраль совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылган көне буларак билгеләп үтелә. Күркәм гадәт буенча бу бәйрәмне Хәсәншәех Мәдәният йортында зурлап үткәрделәр. Хәсәншәех төп гомум белем бирү  мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары шушы көн уңаеннан әтиләрен очрашуга җыйды. Кичә  Әфганистан сугышы турында видеоролик белән башланып китте. Очрашуыбыз  башваткыч уены һәм матур концерт программасы белән дәвам итте.