Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Әдәби хәзинә” Тарихи-әдәби экскурс

19 декабрь Хәсәншәех мәктәбенең актлар залында 2017 елгы юбиляр китапларга багышлап “Әдәби хәзинә” исемле тарихи-әдәби экскурс үтте.  Кайбер китапларга 2017 елда  7-8 йөз ел тулды. Өлкән буын укыган китапларны бүгенге балалар да яратып укый. Балалар язучылар һәм аларның китаплары турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алды. Әлеге чара слайд презентация ярдәмендә тулыландырып барылды. Шулай ук китап күргәзмәсе дә төзеп куелды.