Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Бердәм, тату гаилә-илгә терәк” Гаилә бәйрәме

“Бердәм, тату гаилә-илгә терәк”. Хәсәншәех мәдәният йортында Әниләр көне яңаеннан узган бәйрәм кичәбез әнә шулай аталды. Әлеге искиткеч кичәне Фәхретдиновлар гаиләсе әзерләде. Бу гаилә инде күп еллар китапханәбезнең актив китап укучылары да, һәрбер чарабызда даими катнашучылар да. Бу бәйрәм кичәсен бөтен авыл, хәтта күрше авыллар да көтеп алды. Кичә барышында һәркем иҗат рухына төренеп, әлеге гаиләләрнең  татулыгына, бердәмлегенә карата булган ихтирамнарын күңелләрендә тагын да яңартып утырганнардыр. Әнә шундый күркәм гаиләләр белән матур безнең яклар.