Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Экология дәресе “Мин табигать баласы"

4 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучыларын Су саклау зоналары елы уңаеннан  табигатебез турында сөйләшергә һәм авылыбыз чишмәләре буйлап виртуаль сәяхәткә чакырды.

         Дәрес барышында “Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү- бәхет”, “Урманнар-безнең табигатебезнең аерылгысыз бер өлеше”, “Габдулла Тукай иҗатында табигатьне саклау”, “А.Алиш әсәрләре аша табигатьнең матурлыгын күрү” дигән темаларга сөйләштек. Укучылар әлеге шагыйрьләребезнең “Туган якка” багышланган шигырьләрен укыдылар. Авылыбыз чишмәләренә, елгаларына, табигатенә виртуаль сәяхәт вакытында: “Безнең туган авылыбыз, аның табигате нинди матур!”- дип горурланып утырдык.

Дәрестә 25 укучы катнашты.