Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Казан утлары” журналының 6 нчы саны килде

Сезне биредә укылмаган, берсеннән-берсе матур әсәрләр- Лилия Гыйбадуллинаның «Әлиф Ләм Мим», Фәтхулла Абдуллинның «Чәчкә идек илләрдә...”, Солтан Шәмсинең “Миләш”, Рөстәм Галиуллинның “Бәллүр”, Әлфирә Галиеваның “Бизмәннәр ни диләр?” әсәрләре һәм башка язмалар көтеп тора.
Әдәбият сөючеләргә Фәтхулла Абдуллин, Солтан Шәмси, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина исемнәре яхшы таныш. Ә менә Әлфирә Галиева моңарчы әле укучыга бик таныш ук исем түгел...
Әлфирә Галиева- Аксубай лицеенда милли мәгариф эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. “Туфан дәвамчылары” клубын җитәкли. Тумышы белән Аксубай районыннан (Яңа Дума авылы). «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында повесть номинациясендә «Сары атым алтын нукталы» әсәре белән беренче урынны яулый.
"Бизмәннәр ни диләр?" "Оясында ни күрсә..." әдәби конкурсына...
Үзәкләргә, йөрәкләргә үтеп керерлек искиткеч әсәр.