Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Парламент дәресе “Татарстан-безнең Ватаныбыз”

3 февраль көнне Хәсәншәех авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен  Парламент дәресе узды.

Дәресебез “Нәрсә ул Парламент?” дигән сорауга җавап белән башланып китте. Татарстан  Конституциясе, ил, республикабыз,  район башлыклары, районыбыз һәм Татарстан дәүләт символикалары, халыклар дуслыгы, Татарстанның байлыклары турында сөйләштек. Дәрес презентация ярдәмендә үтте. Укучылар үзләре дә кызыклы чыгыш әзерләп килгән иде.

Дәрестә 21 бала катнашты.