Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Күп укыган кеше гыйлемле була ...

Авылыбызда күпләргә үрнәк булырдай тату, хезмәт сөючән, гаиләләре белән китап укучы гаиләләр байтак. Күмәкләшеп китапханәгә йөрүче, даими китап укучы гаиләләребез булуы күңелләрне җылыта. Китапханәбез дуслары, без сезнең гаиләләрегез белән горурланабыз! Сезне башкаларга да үрнәк итеп куябыз.

Китап - ул тормыш мәктәбе. Ул безнең дөньяга карашыбызны формалаштыра, кешелек турында матур итеп фикерли, мәгънәле итеп сөйләргә өйрәтә. “Киләчәктә китап укырга яратучылар компьютер артында утыручылар белән җитәкчелек итәчәк икән”, дигән фикер яши. Шуңа күрә сездән сорыйсым килә: балагыз китап укыймы?  Борынгы бабаларыбыз: «Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез”, дип әйткәннәр. Борынгылар белми әйтмәс, әти-әниләр, балаларыбызның китап укуга омтылышын үстерик! Ул сезгә мең рәхмәтле булыр.