Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Тиздән милләтебезнең зур хезмәт бәйрәме - Сабантуй җитә

Сабан туе – халкыбызның иң яраткан бәйрәме. Бәйрәмгә берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бүләк җыю йоласы башкарыла. Һәр якта бу йоланы төрлечә атап йөртәләр. “Бирнә”, “Байлар өйдәме?”, “Бүләк җыю”, “Яулык җыю”, “Сөлге җыю”, “Әрәпә”, “Сөрән”, “Сөрән сугу” кебек атамалары бар аның.
Бездә бу йоланы - "Бүләк җыю" дип атыйлар. Шөкер, гореф-гадәтләребез саклана. Безгә балалар, яшьләр ияреп, алар өйрәнеп тора. Бездә тагын бер гадәт бар – бүләк җыючыларга ияреп йөргән балаларга кәнфит өләшләр. Сабан туена бүләк җыю –үзе бер бәйрәм. Кичә Хәсәншәех авылында шундый күңелле чара узды. Йорт хуҗалары безне капка алдында бүләге белән шатланып көтеп алды. Бүләкләр белән бергә һәркем үзенең җылы теләкләрен әйтте. Кайбер хуҗалар безне мул табыннар әзерләп, сый-хөрмәт белән каршы алды. Барлык бүләк бирүчеләргә, өстәл әзерләп каршы алучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау-гөр килеп узды.

Сабантуебыз бик күңелле уза. Бик матур урында уздырабыз. Кунакка кайтыгыз, көтәбез.
Ил-көннәребез тыныч, күгебез аяз, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!