Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Кунак бүләге

”Кыйбла барлау” башлыча шигырьләрдән тора. Җыентыкта әнисе турында шигырьләр, дин һәм яшәеш турында уйланып язылган әсәрләре урын алган.

Иң мөһиме

“Шатлык” сүзен ишетеп белә идем,
Шатлык ни икәнен белмәдем.
Шатлыгым бар дип еламадым,
Шатлыгым бар дип көлмәдем.

“Шатлык” диеп елау мөһим микән,
Әллә “шатлык” диеп көлүме?!
Мәңге шатлык татып яши алсаң,
Елау-көлү мөһим түгелме?!

Шатлык кына татып яшәгәннәр
Йә юктыр ул, йә бик сирәктер...
Иң мөһиме: шатлыгың бүлешеп,
Елар-көләр кешең кирәктер!

“Мәхәббәт ничәү була?”. Бу китапка аның соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре тупланган. “Мәхәббәт ничәү була?” хикәясендә берничә хатын-кыз «Мәхәббәт бармы-юкмы?», «Кирәге бармы?» дип, сөйләшәләр.
Мәхәббәт, чын мәхәббәт, бер һәм бердәнбер генә була ала! – Менә сиңа, мә! Торып-торып бер амин! – дип, тел шартлатты кемдер. – Һәм син андый мәхәббәт барын беләсеңме? Татып та карадыңмы? – Бу сорауны Раилә бирде. Кадриянең җавабы кыска һәм катгый иде: – Беләм! Татып карадым!
Әсәрләр җыентыгы «Казан утлары» журналы тарафыннан әзерләнеп, кесә китабы форматында бастырылды.
Аның әсәрләре- кеше йөрәгенә ята торган әсәрләр. Ул күңел читендә сүз белән әйтә алмый калган, үзең генә белгән хисләрне каләме аша ак кәгазьгә сала да, синең хыял дөньяңны барлый. Шәмсия Җиһангирова әнә шундый нечкә хисле язучы, моңлы күңелле шагыйрә.