Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Очрашу кичәсе "Яшәү яме-иҗатта"

Илдә «Гаилә елы» дип игълан ителгән 2024 ел татар дөньясы өчен «Шәхесләр елы» буларак та үткәрелә...
Бездә талантлы шәхесләр белән иҗади очрашулар үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Чираттагы очрашу-танылган язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова һәм Татарстан Республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән узды. “Яшәү яме-иҗатта” дип аталган чара авыл халкы өчен зур бәйрәм булды. Тамашачылар кунакларның һәр чыгышын алкышларга күмде. Күтәренке рухта барган очрашу ике сәгатьтән артык дәвам итте. Һәм сизелмәде дә.
Гадәти, гади бер очрашу гына түгел бу, бу-бик тирән мәгънәле, эчтәлекле, тәрбияви чара булды.
Бу мөхтәрәм шәхесләребез “Яшәү яме нидә?” дигән сорауга тормышлары, иҗатлары белән җавап биргәннәр. Алар яшәгән елларының бер генә көнен дә әрәмгә үткәрмәгәннәр. Һәркөнне файдалы эш белән яшәгәннәр, башкарган хезмәтләреннән ләззәт тапканнар, сәләтләрен жәлләми ил-көнгә, татар халкына хезмәт иткәннәр.
Шәмсия ханым, Әсхәт абый, иҗат юлыгыз озак еллар дәвам итсен иде! Рәхмәт Сезгә!