Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Аулак өй” Фольклор кичәсе

Халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту, туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан бездә  29 гыйнвар көнне, фольклор түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “Аулак өй” кичәсе үтте.   

Халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган “Аулак өй” матур уеннар, җырлар, әйтемнәр, биюләр белән тамашачының күңелен яулады. Кичәгә әзерлек вакытында балалар татар халык иҗатын чагылдырган күп кенә  китаплар укыды, уеннарын өйрәнде.  Әлеге бәйрәмнән балалар үзләренә мирас алдылар, йола алар күңеленә барып җитте дигән матур уйлар белән таралыштык без кичәдән.