Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Акция "Үлемсез полк"

Әхмәтов Готыф 1919 елда Хәсәншәех авылында туа. 1936 елда Карадуган мәктәбен, ә 1940 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елны Кызыл Армия сафларына алына. Сугыш башлану турындагы хәбәрне хезмәт иткәндә ишетә дә инде ул. Дүрт көннән ул Воронеж-Борисоглебск зенит артиллерия дивизиясе составында, орудие командиры буларак сугышка керә. Солдат тормышында төрле хәлләр була. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз дә очрашкан ул. Готыф абый ике ел буе дәһшәтле Ленинград блокадасын кичергән кеше.
Сугышчан батырлыклары өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале һәм күп санлы орден, медальләр белән бүләкләнә ул.1946 елда туган якларына кайту бәхетенә ирешә.
Готыф абыйның тыныч тормыштагы хезмәте дә гыйбрәтле һәм үрнәк булырлык. Ул туган авылында үзеннән соң истәлек итеп бик күп төзек, заманча объектлар калдырды. Районыбызның шәрәфле кешесе.
Готыф абыйны авыл халкы зур хөрмәт, рәхмәт белән искә ала. Урыны оҗмахта булсын!