Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бөек Җиңүнең 60 нчы язын каршылаганда, илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырлар истәлегенә обелиск-һәйкәл ачу тантанасы

Бөек Җиңү көне ерагайган саен аның кадере арта гына бара. Без сугыш ветераннарының медальләре чыңлавын ишетеп, тантаналы чараларда горур атлап барганнарын күреп үскән буын-бәхетле буын булганбыз икән әле. Моннан соң туганнар сугышта тынычлык яулап биргәннәрне бары тик обелисктагы ташлардан гына укып беләчәк...
2020 елда, ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашларыбызның якты истәлегенә төзелгән әлеге обелиск яңартып төзелде. Шушы мемориаль тактада Бөек Ватан сугышында һәләк булган, сугыштан кайтып вафат булган авылдашларның исем-фамилияләре язылган. Шактый зур исемлек. Хәсәншәех авылыннан асылдан-асыл 182 ир-ат сугыштан кайтмаган. Исән кайтканнары 142. Бүген инде аларның берсе дә исән түгел.
Мәрмәрдән эшләнгән обелискларны төзүне, аның чыгымнарын үз өсләренә алган Марат һәм Мансур Готоф улларына авыл халкы бик-бик рәхмәтле.
Аллаһка шөкер, обелискыбыз бик матур. Каберләре кайда икәнен белмәгәннәрнең килеп чәчәк салыр урыны бар. Бу-изге урын. Аны кадерлик, саклыйк, чәчәкләргә күмик!
R.S. Сугыш ветераннарыбыз. Сулдан уңга Нәбиев Камил, Солтанов Рәүф, Сәгыйтҗанов Рәис, Әхмәтов Готоф абыйлар.