Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Габдулла Тукай безгә зур мирас калдырган әдип

Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез.
“Сөткә төшкән тычкан”. Укый Сәгыйтҗанова Мәрьям.

Сөткә төшкән Тычкан
(Бер Америка гәзитәсеннән)

Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.

Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит, бата, һич тә табактан ычкынып булмый.

Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми,
Йөзәдер аркылы, буйга — котылмактан өмид өзми.

Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай:
Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май.

Хәзер бит батмый — тычкан кийрелеп майга аяк баскан;
Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.

И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!

*Ит сөбат — ныклык күрсәт.

R.S. Сөткә төшеп бата башлаган хайван турындагы сюжет борынгы ярым легендар мәсәлче Эзоп (безнең эрага кадәр VI гасыр) иҗатына барып тоташа.