Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Әдәби сәгать "Без Тукай оныклары"

Быел да балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Әлеге бәйрәмдә нәниләр шагыйрьнең үгет-нәсыйхәт биргән, тәрбиягә өйрәткән шигырьләрен искиткеч зур осталык белән сәхнәләштерделәр, яттан сөйләделәр. Һәр баланың чыгышына сокланып, яратып, сөенеп карап утырдык.