Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” Урам концерты

3 ноябрь көнне Хәсәншәех мәдәният йорты китапханә белән берлектә яшь буында милли үзаң, кече ватаның белән горурлану хисләрен тәрбияләү, урамнар  тарихын өйрәнү, кызыклы шәхесләрен барлау, истәлекле вакыйгаларны ачу,   гореф-гадәтләр, милли йолаларны кайтару максатыннан “Җир бизәге – туган авылым белән, мактанырлык минем хакым бар” исеме астында авыл клуб учреждениеләре арасында урам концертлары ярышлары оештырды. Кичә авыл тарихы, матур шигырләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.  Чара барышында иң өлкәннәребезгә, күркәм, тырыш кешеләребезгә соклану, рәхмәт хисләребезне белдердек. Бәйрәм искиткеч булды. Һәрбер урам да бик тырышып әзерләнгән. Жюрига да кемне дә булса сайлап алуы бик кыен булды. Менә шундый тырыш һәм талантлы кешеләр яши бездә, Хәсәншәехта.