Китапханәбездә яңа китаплар!
Китапханәбезгә яңа китаплар кайтты!
Китапханәбез киштәләрендә 25 томнан торган “Татар халык иҗаты” басмасының 1-8 томнары урын алдылар. 5-7 яшьлек балалар өчен “Бергәләп укыйбыз” сериясеннән авыз иҗаты, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре, рус классиклары әсәрләре, дөнья халыклары әкиятләре, уеннар белән таныштыручы уку әсбәпләре, өч яшькәчә сабыйларга адресланган әти-әниләргә файдалы ярдәмлекләр барлыкка килде.
Китапханә эшенең барлык санлы күрсәткечләре - анда йөрү, уку, мөрәҗәгать итү, китап бирү дөрес комплектланган фондка турыдан-туры бәйле. Шунысы куанычлы, китапханә системасы фонды даими рәвештә яңа китаплар белән тулыландырыла, алар безнең укучыларыбыз өчен бик кирәк.