Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Сез яратып укый торган “Казан утлары” журналының яңа саны килде

Бу санда сез Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа әсәре белән таныша аласыз.
2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Оясында ни күрсә...» дигән әдәби бәйге игълан итә.
Әлеге бәйге ныклы, тату нәселләр, гаиләләр турындагы әдәби әсәрләргә багышлана, ди оештыручылар.
Язучының теле бай, хисле, күңелгә үтеп керерлек бу әсәрен дә яратып кабул итәрсез дип уйлыйм.