Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Әфган сугышы...

Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. Бу мөһим истәлекле дата – Хәрби хезмәт бурычын Ватаннан читтә үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Бу көнне Әфганстанда хезмәт иткән сугыш ветераннарын гына түгел, илдән читтә 30 дан артык кораллы низагларда катнашкан башка хәрби хезмәткәрләрне дә искә алалар.
Якын тирә авыллар белән чагыштырганда Әфган, Чечен сугышларында безнең авылдашларыбыз байтак катнашкан. Галиев Тәбрик, Хәбиров Рисхәт, Каюмов Газинур, Шигабетдинов Хәлим, Шакирҗанов Тәфтил ком чүлендә солдат хезмәтен үтәсәләр, Гильмуллин Дамир, Газизов Илдар, Усманов Әмир Чечня хәрби компаниясендә катнашты. Шөкер, хәрби хезмәтләрен читтә үткән бу солдатларыбызга исән-сау туган якларына кайтырга насыйп була.
Илебез тарихында онытылмас батырлыклар белән уелып калган әфган, чечен һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбызга чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, алар белән чиксез горурланабыз!
Балалар белән сугыш хатирәләре, совет сугышчыларының батырлыгы турында сөйләштек. Ветераннарыбыз турында презентация карадык.