Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Тарихи сәгать “Россия фәне көне”

8 февральдә Россиядә Россия фәненә нигез салынуга 300 ел тулуны билгеләп үттеләр. Шушы вакыйга уңаенна китапханәдә бишенче, алтынчы сыйныф укучылары катнашында тарихи сәгать үтте. Чара барышында балалар фәннең нәрсә икәнен һәм аның ни өчен кирәклеген, аны кайда куллануларын, Россия фәне көне барлыкка килү тарихын белделәр. Презентация ярдәмендә укучылар бөек рус галимнәре, аларның ачышлары һәм уйлап табулары белән таныштылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр.
Укучыларның барлык сорауларга да дөрес җавап бирүләре мине бик сөендерде. Чара бик кызыклы форматта узды.
Очрашуда 15 укучы катнашты.