Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Татарстан” журналының гыйнвар санында Пөшәңгәр авылы турында язма басылган

Апаз районда иң зур авыл җирлекләренең берсе. Ул алты авылны берләштерә. Алар арасында үзенең һөнәрчеләре, күренекле шәхесләре белән еракларга билгеле Хәсәншәех, өч геройны биргән Мирҗәм,  тырыш халкы белән атаклы Пөшәңгәр, тарихта тирән эз калдырган базары белән данлыклы Апаз, матурлыгы белән сокландыра торган Каргалы, Каратай авыллары районыбызда да, республикабызда да, чит төбәкләрдә дә билгеле. Бу җирлек халкының уңганлыгы, булганлыгы җитештерүнең төрле өлкәләрендә ачык чагыла.  Үзенең төзеклеге һәм матурлыгы белән күңелне тартып торган бу җирлектә төрле милләт вәкилен берләштергән халкы 1833 кешене исәпли.

Бу җирлекнең авыллары үзләренең барлыкка килү тарихы белән ерак гасырларга барып тоташа... Бүгенге көндә Апаз авыл Советы үз аягында нык басып торучы, "Ватан" агрофирмасы белән берлектә кулга-кул тотынып эшләүче җирлекләрнең берсе.  Табигате ямьле, ә халкы тагын да гүзәл, горурланырлык бу төбәкнең! Алар үз авылларын бизәп, татулыкта, муллыкта яшиләр.