Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Акция "Китап-иң яхшы бүләк"

2024 елның 1 февраленнән 15 февраленә кадәр Хәсәншәех авыл китапханәсе «Китап-иң яхшы бүләк»акциясен үткәрә.

Китап-иң зирәк һәм кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Россиядә дә, бөтен дөньядагы кебек үк, 14 февраль — китаплар бүләк итү көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Кешеләр китап бүләк иткән бәйрәм гадәти булмаган гына түгел, бик мөһим дә. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Әгәр сезнең өйдә укылган, яхшы хәлдә сакланган, яки яңа сатып алынган китап булса, сез аны китапханәгә бүләк итә аласыз. Китапханә әдәби басмаларны рәхмәт белән кабул итәчәк, ә сезнең китапларыгыз яңа укучыларга тагын бер тапкыр рухи ләззәт бирәчәк!

Акциягә кушылыгыз! Хәсәншәех авыл китапханәсе яңа яисә укылган китапларын бүләк итүчеләргә рәхмәтле булыр иде.