Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бу атнада районыбызда "Туган телем сагында" акциясе үтә

Шушы акция кысаларында бүген китапханәбездә нәни укучыларыбыз белән матур очрашу булып узды. Татар язучылары китаплары, әкиятләр белән таныштык. Балалар яраткан әкиятләрен сөйләп, сөйләшү осталыкларын шомарттылар. Бу очрашу барыбызга да бик ошады, кызыклы, истәлекле, тәрбияви булды.