Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Үткәннәр сагындыра” Ретро-кичә

Үткәннәр сагындыра”. 6 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан  Хәсәншәех авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәргән ретро-кичәбез  әнә шулай аталды. Бәйрәмгә чакырылган кунакларыбыз безнең барлык үткәргән чараларыбызның актив катнашучылары, китапханәбезнең даими укучылары, дуслары иде. Катнашучылар чәй өстәле артында чын күңелдән җырлап, үткәннәрен искә төшереп сөйләшеп утырдылар. Үзләре язган шигырьләрен укыдылар, биеделәр. Ике сәгаттән артык барган әлеге очрашу күтәренке рухта, бик җылы килеп чыкты.