Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Тагын яңа әсәр, саллы роман

«Казан утлары»ның декабрь санында «Тау башында бүре бар» әсәренең икенче кисәге басылды. Равилә Шәйдуллина-Муратның әсәре әле тәмамланмый. Роман герое Асиянең четерекле язмышын сурәтләгән мавыктыргыч сюжет киләсе саннарда дәвам итәчәк.

Равилә Шамил кызы – киңкырлы шәхес: югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Аның “Ялантауга ай кунган”, “Үксезләр”, “Карт шомырт хәтирәсе” һ.б.  повесть, романнарын укучы яратып кабул итте. Равилә Шәйдуллина-Моратның шигырь китаплары да үз укучысын таптылар. Нәтиҗәле иҗат дәвамлы булсын!