Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Кадерлебез, сиңа күңел җылыбызны бүләк итәбез!” Күчмә чара

 “Өлкәннәр көне” уңаеннан без, мәдәният хезмәткәрләре, тыл һәм хезмәт ветераны, аяклы тарих  Мәгъсумова Факия апа янына бардык.  Ул  авылыбызның иң өлкән ак әбие. Аңа 96 яшь. Факия апа заманында китапханәбезнең актив укучысы, уздырылган һәрбер чарабызның даими  катнашучысы да иде.  Бүгенге көндә дә барлык яңалыклардан да хәбәрдәр булып тора. Ул безне минем иң яраткан кешеләрем килгән дип бик сөенеп каршы алды. Хәтта  матур итеп шигырьләр дә укып күрсәтте. Сүз арасында Факия апа улы-килене, оныкларына рәхмәт укырга да, безне  матур җәйләрдә тагын  кунакка чакырырга да онытмады. Әле хаман да тапкырлыгына, шуклыгына,  көчле рухына, сүнмәс яшәү дәртенә сокланып, шундый матур позитив энергия алып кайттык без Факия апа яныннан. Факия апа, сиңа камил акыл, зиһенле тормыш, бәхетле көннәр телибез! Ходай биргән гомереңне тазалыкта үткәр!