Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Күңелле һәм файдалы ял иттеләр

Арчаның яшьләр бүлеге Хәсәншәех мәктәбенең 5-9 сыйныф укучыларына зур бүләк ясады: 440 еллык тарихы булган Арчаның хәзерге йөзен күрсәтте, яңа корылмалары белән таныштырды. Үсеп килүче яшь буынны киләчәккә эш планнары белән таныштырды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган квест-уен балаларга бик ошады. Арча спорт корылмаларында балалар рәхәтләнеп ял итте: боз сараенда туйганчы тимераякта шусалар, бассейнда рәхәтләнеп су коендылар. Физик күнегүләрдән арыган тәннәрен ял иттерергә кинотеатрга керделәр. Бу матур чараны оештырганнары өчен мәгариф, мәдәният, яшьләр бүлегенә Хәсәншәех мәктәбе коллективы, әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт белдерәбез!