Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Бәхет өчен күп кирәкми” Гаилә бәйрәме

30 сентябрь көнне “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Бәхет өчен күп кирәкми” исемле гаилә бәйрәме оештырды. Бәйрәмебездә өлкәннәрне хөрмәт итеп, балалар дип өзелеп, хезмәттән  тәм табып яши белүче  күркәм гаиләләребезне данладык. Тимер, Бриллиант, Алтын, Көмеш туйларын билгеләп үтүче, яшь гаиләләребезне, биш, дүрт, өч бала тәрбияләп үстерүче гаиләләрне, өлкәннәребезне зурладык. Матур шигырьләр, җырлар , биюләр белән үрелеп барган әлеге бәйрәм концертыбыз искиткеч булды.