Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Авылыбыз биючеләргә бай дип, куанабыз без

Биюгә осталык һәркемгә дә бирелми бит. Теләге булган әти-әниләр балаларын Балтач сәнгать мәктәбенең, хореография бүлегенә укырга йөртә. Шушы мәктәпне тәмамлаганга һәрбер бию шедеврга әйләнә. Авылдан иң беренче булып шушы мәктәпкә йөрүче бала Алсинә Гозәерова иде. Орчык буе гына чагыннан башлап аның сәхнәдән төшкәне юк. Безнең чакыруны кабул итеп, авылдашларын куандырырга дип, һәрбер чакыруыбызны кабул итә-ерак араларны якын итеп кайтып җитә. Рәхмәт сиңа, Алсинә!

Сәхнәне ямьләндереп биючеләребезнең барысы да Балтач сәнгать мәктәбен тәмамлаган балалар. Әти-әниләр, вакытыгызны жәлләмичә балаларыгызның сәләтен үстергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә!