Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Урам концерты ”Бердәмлектә без көчле”

Бездә күптәнге күркәм гадәт буенча урам концертлары үткәрелә башлады. Жирәбә буенча беренче Комсомол урамы чыгыш ясарга тиеш булды. Аларның чыгышы Халыклар бедәмлеге көненә туры килде. Урамдашларыбыз 2023 ел-Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә укытучылар, остазлар елы икәнен истә тотып эшләнгән, эстетик зәвыклы, һәр яклап уйланылган, милли гореф-гадәтләребезне, җырларыбызны, биюләребезне яктырткан концерт-тамаша куйдылар. Үзешчәннәр арасында иң кечкенәсенә 8 яшь булса, иң өлкәненә 65 яшь иде. Өч сәгать барган бай эчтәлекле тамаша беркемне ялыктырмады да, арытмады да. Үзешчәннәребезнең матур җыр-биюләренә, нәфис сүзләренә, юмористик инсценировкаларына тамашачы дәртләнеп кул чапты. Бу тамашаны: “Концерт-очрашу", дип атап булыр иде. Урам данын яклап, концертны ямьләп, кайчандыр шушы урамда тәгәрәп үскән, хәзерге көндә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашларыбыз да тамашачыларны шаккатырды. Тамашачылар: “Әллә авылыбызның чишмә сулары килешкәнме икән? Безнең Комсомол урамы үзешчәннәре профессионал артистлардан да матур чыгыш ясады, афәрин”, диде.
Авылыбыз халкын рухи яктан баеткан өчен, күпкырлы талантыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, авылдашлар!