Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Балтач районы Кенә мәктәбендә республика күләм семинарда

25 октябрь көнне Балтач районының Бакый Рахимов исемендәге Кенә төп гомуми белем мәктәбендә рухи-әхлакый тәрбия буенча республика семинары булды."Балаларны милли-мәдәни гореф-гадәтләр үрнәгендә тәрбияләү" темасына үткәрелгән семинар эшендә татар әдәбияты галиме, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Россия Гуманитар фәннәр академигы Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов,
Казан федераль университеты профессоры,филология фәннәре докторы,татар әдәбияты белгече, Татарстанның һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, драматург Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, "Казан арты "тарих-этнография музее филиалы булган Арча районы Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев музее директоры Халидә Кыям кызы Габидуллина катнашы.
-Мәгълүм булганча,2023 ел-Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россиядә-укытучылар,остазлар елы дип игълан ителгән иде. Күптән түгел Россия президенты Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылау нисбәтеннән оештыру эшләрен башлау турында фәрманга кул куйды.Шушыларны истә тотып, без белем бирүнең фазыйләтләре турында әхлак дәресләре оештырырга ниятләдек. М. Мәһдиевнең "Без-кырык беренче ел балалары" әсәренең дөньяга чыгуына - 55 ел икән. Шуны истә тотып, Арча педучилищесы, анда укучы студентлар хакында язылган повесть хакында китап укучылар конференциясе үткәрергә булдык, ди оештыру эшләрендә башлап йөрүче, алып баручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хабибуллина Кифая Тәлгат кызы.
"Без-41 ел балалары", дип Х.Миңнегулов, Ф.Галимуллин үзләренең хәтирәләре белән уртаклашты.Фоат абый бәрхеттәй тавыш белән шигырьләр укыганга да, күңелләр нечкәреп, күзләргә яшь килде. Сугыш чорында белем алган абый -апаларның истәлекләре белән балалары, оныклары уртаклашты, Чара бик матур, җанлы килеп чыкты Очрашу мул өстәлләр артында дәвам итте. Биредә дә чарага карата, оештыручыларга, мәктәп коллективына, пешекче кызларга бик күп җылы сүзләр әйтелде
Кенә мәктәбе коллективы, Сезгә зууур рәхмәтебезне җиткерәбез. Нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм эшегездә яңадан-яңа уңышлар!