Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

«Сөембикә» үзенең юбилее уңаеннан тугры укучыларын җыйды

Журналны бүген татарлар яши торган барлык төбәкләрендә яратып укыйлар. Аны АКШ, Алмания, Финляндия, Япония, Кытай, Австралия, Төркия, БДБ илләрендә беләләр һәм үз итәләр.

Журналның беренче номеры 1913 елда дөнья күрә. Тарихы мәхәббәттән башланган журнал 110 ел дәвамында хатын-кызлар күңелен яулый. Әлеге журналга журналист Ягъкуб Хәлили нигез сала. Ягъкуб  бай кеше булмый, әмма әдәби журнал чыгару хыялы аңа тынгылык бирми. Менә ул хыялына ирешә. Бик бай Себер промышленнигы Заһидулла хәзрәт Шәфигуллинның Әсма исемле кызына өйләнә. Аларның никахы гаҗәеп уңышлы булып чыга. Журнал Әсманың бирнә акчасына нәшер ителә. Ләкин ул 1918 елда ябыла. 1926 елдан «Азат хатын» исеме белән чыга башлый. Бөек Ватан сугышы елларында чыгудан туктый һәм 1958 елда гына яңадан нәшер ителә. 1992 елда исә үзенең элеккеге “ Сөембикә” исеменә кире кайта. Бу-ханбикә исеме.

Сөембикә» журналын укучыларыбыз көтеп ала. Эчтәлеге, һичшиксез, әйбәт. Журналның тышлыгы ни тора! Рщхмщт коллктивка! Киләчәктә дә журнал укучылары белән бергә калсын, аңа һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын”! «Сөембикә»нең гомере озын булсын!