Кышкы тамаша "Хуш киләсең, Яңа ел!"
26, 29 нчы декабрь көннәре китапханә, Мәдәният йорты балаларның шатлыклы Яңа ел тамашасыннан гөрләп торды. Ә 31 декабрь көнне авылыбыз мәдәният йортында традицион Яңа ел тамашасы - Балмаскарад булып үтте. Авыл халкы Яңа ел тамашасын ел да түземсезләнеп көтеп ала. Уен-көлкеле, җыр-биюле тамаша халыкка бик ошады.