Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бездә өлкәннәргә хөрмәт зур

Өлкәннәр көне бездә ел саен зурлап үткәрелә. Бүләкләр өләшенә, очрашулар һәм башка чаралар оештырыла. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Хәсәншәех авылы мәдәният йортында өлкәннәр өчен күркәм бәйрәм чарасы узды. Кичә барышында бик күп матур теләкләр, рәхмәт сүзләре, җырлар яңгырады,, биюләр башкарылды. Бәйрәм бик матур килеп чыкты.