Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханәдә очрашу

Арча үзәк китапханәсендә билгеле шәхесләр, язучылар, артистлар белән очрашулар даими үткәрелеп килә. Шундый очрашуларның чираттагысы халкыбызның яраткан артисты Фәнис Җиһанша белән оештырылды.
Без аны сәхнәләрдә күп тапкырлар күреп белсәк тә, аның шул кадәрле гади, аралашучан, мөлаем, матур телле булуын белеп бетермәгәнбез икән. Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша балачагы, мәктәп еллары, иҗаты белән таныштырды, кызыклы истәлекләре белән бүлеште, М.Җәлил, Г.Тукай, Ә.Атнабай шигырьләрен укып сокландырды. Сорауларга җавап бирде. Бу очрашу һәркемнең күңелендә җылы хисләр тудырды.
Рәхмәт оештыручыларга, чакыруны кабул итеп кайткан Фәнис Рәдиф улына!