Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бездә Мәүлед кичәсе үтте

7 гыйнварда Хәсәншәех мәдәният йортында Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлед кичәсе үтте. Бәйрәмне авылыбыз мәчете оештырды.

Мәчет китапханә, җирле идарә органнары, белем бирү, мәдәният, җәмәгать оешмалары белән тыгыз эшлекле бәйләнештә.  Безнең мәчет әһелләре башка мәчет идарә вәкилләренә  үрнәк. Биредә  төрле чаралар һәрдаим үтеп тора. Әлеге бәйрәмне безнең мәчетебез ел саен зурлап үткәрә, ә менә Мәдәният йортында беренче тапкыр уздырылуы. Кичәне Арча үзәк мәчете укытучылары, станция мәдрәсәсе шәкертләре әзерләгән һәм алып бардылар. Катнашучылар арасында безнең ветеран китапханәчеләребез булуы минем өчен аеруча куанычлы булды. Чара дини шигырьләр, мөнәҗәтләр, вәгазьләр белән үрелеп барды. Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.с. багышланган викторинада һәркем теләп катнашты һәм бүләк тә алды. Бәй­рәмне оештыручы, һәм анда катнашучы һәркемгә халык рәхмәтле булып калды. Бәйрәмдә 80 артык кеше катнашты.