Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Әдәби-музыкаль кичә “Күңелебезгә ак нур сипкәнсез...”

30 сентябрь көнне Хәсәншәех Мәдәният йортында “Укытучылар һәм остазлар елы” уңаеннан күркәм чара  узды. Әлеге очрашуда мәгариф ветеран­нары, мәктәп, мәктәпкәчә белем бирү коллективлары катнашуы, аларга карата ихлас ихтирамлы мөнәсәбәт-чараны, чын мәгъ­нәсендә, олы якты бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрде. Абруйлы чарада бүләкләүләр һәм рәхмәт сүзләре дә бихисап булды. Җылы, матур шартларда үткән бәйрәм үзешчән сәнгать осталары чыгышы, укучыларның котлаулары, видео котлаулар белән үрелеп барды.

Шунысы куанычлы-мәдәният хезмәткәрләре чараны югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә оештыруга зур көч салып, максатына иреште.