Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Авылыбыз шагыйре

Ул китапханәбезнең даими укучысы, активисты. Аның шигырьләренә күп кенә композиторлар җыр иҗат итә. Салават Фәтхетдинов, Рафил Җәләлиев, Илназ Гарипов, Динара Шайдуллина һәм башка популяр артистлар шул җырларны башкаралар. Халык аларны яратып тыңлый, үз итә. Тәбриснең күпчелек шигырьләре җырлап тора, мәгьнәле дә. Аның шигырьләрен укыйлар, бәялиләр, образларны үзләренеке кебек кабул итәләр. Авылдашлары аның белән горурлана. Туган көннәргә, туйларга, бәйрәмнәргә шигырь яздырта.
Рәхмәт аңа- акыллы һәм сизгер укучыга!