Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Алкоголизм әдәбиятта” Китап күргәзмәсенә презентация

Безнең китапханә Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан югары сыйныф укучылары өчен “Алкоголизм әдәбиятта” исемле күчмә китап күргәзмәсе әзерләде һәм аның  презентациясен тәкъдим итте. Чара мәктәпнең актлар залында үтте. Чарада катнашучылар беренче тапкыр әлеге көн 1913 елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгәнлеген белде, Россия буенча статистик мәгълүматлар китердек. Матур әдәбият мисалларында эчкечелекнең нинди начар нәтиҗәләргә китерүен карадык. Слайд-презентация, “Үзеңне сакла”  исемле видеоролик, укытучылар, мәдәният йорты хезмәткәре чыгышлары белән үрелеп барган әлеге  чарабыз файдалы һәм кызыклы булды.