Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китапханә-иң тылсымлы ил” Китапханәгә китапка

Безнең Хәсәншәех авыл китапханәсе ямь һәм уңайлыклар биреп үзенең тылсымлы иленә чакырып тора.

4 сыйныф укучылары  каникул көннәрендә буш вакытларын файдалы үткәрү, мавыктыргыч китаплар алу максаты белән китапханәгә килделәр. Очрашу барышында уку культурасы турында сөйләштек, китап сайлау серләренә төшендек, ерак тарихыбызга сәяхәт кылдык. Яңа китаплар белән таныштык. Һәр укучы өйгә яңа, кызыклы китап белән кайтып китте.