Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәех авыл китапханәсенә-“Мәдәни көндәлек” белән!

Кышкы каникул көннәрендә Кукмара посёлогының 2 нче сыйныф укучылары әти-әниләре белән Хәсәншәех авыл китапханәсендә сәяхәттә булды. Аларга безнең китапханә атаклы шагыйрь Гавриил Державин һәм кавалерист-кыз Надежда Дурованың музейларына виртуаль сәяхәт тәкъдим итте. Безнең якларны алар бик ошатып киттеләр һәм тагын киләчәкләрен әйттеләр.