Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Казан утлары"нда яңа әсәр

Кадерле дуслар! Китапханәбезгә сез яратып укый торган “Казан утлары” журналының яңа саны килде
Биредә сез танылган язучы, әдәбиятчы-галим, татар мифологиясе фәненә нигез салучыларның берсе- Галимҗан Гыйльмановның яңа әсәре белән таныша аласыз.
Язучы һәр әсәрендә рухи асылыбызга мөрәҗәгать итә. Тәңре мәрхәмәте белән үз-үзебезне, кешелеклелегебезне югалтмаска, Анабыз – Табигать белән гармониядә яшәргә өйрәтә. Аның геройлары арабызда яши. Язучы һәм галим бүген дә эзләнүләрдә. Үзе әйтмешли, ул сихри әдәбият дөньясында, игелекле рухлар, ияләр арасында яши, Акбабайлар белән аралашып, алардан көч, сафлык ала.

Язучының теле бай, хикәяләве гаҗәеп серле, сихерле-могҗизалы бу әсәрен дә яратып кабул итәрсез дип уйлыйм. Рәхим итеп укыгыз!

Ап-ак чәчле, ак сакаллы, шулай ук актан киенгән бер карт аңа нидер әйтмәкче була. Күз карашлары белән үтәли карап, болай да җыерчыклы йөзләрен тагын да ныграк чытып, сакал-мыек астында күпереп торган калын иреннәрен ямьсез бөрештереп, җан тавышы белән кычкырмакчы була, нидер хәбәр итәргә тели. Тик ничек кенә көчәнсә дә, һич тавышы чыкмый, тамак төбендә кысылып, өзелеп кала. Бераздан аның йөзе дә, күз карашлары да төссезләнә, юыла башлый, аннары күксел томан эчендә бөтенләй юк була.
Менә өченче көн инде Мәүлет төшендә бер картны күрә. Кем ул? Бер изге затмы? Илаһи образмы? Пәйгамбәрме? Әллә?.. Әллә Аллаһы Тәгаләнең үземе? Ходайның үзе үк булмаса да, ким дигәндә, Хозыр-Ильястыр.
Кем генә булса да, Мәүлеткә нидер әйтергә тели ул. Нәрсәдер хәбәр итмәкче була. Әйтергә теләгәне бик мөһимдер шул...
(Казан утлары”, Г.Гыйльманов, “Иблис коткысы”(кыйсса).
21 нче язма.