Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Без яраткан "Татарстан" журналы

Мин “Татарстан” журналының һәр санындагы “Татарстан авыллары” сәхифәсен бик кызыксынып укып барам
Мәчете дә, чиркәве дә булган авыллар республикада күп түгел. Яңа Чишмә районының Әдәмсә авылы әнә шундыйлардан берсе. Монда Шәйхи Маннур әйткәнчә: «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел», – дигән девиз белән яшиләр. Дини бәйрәмнәрне уртак билгеләп узалар. Бу дуслыкның cере нәрсәдә? Бу турыда сез «Татарстан» журналының август санын укып белә аласыз.

R.S. Әдәмсә зур авыл икән. 235 хуҗалык бар, 651 кеше яши. Шуларның 456 сы татар, 182 се рус һәм унөче калган милләтләр. Түбән Камадан 50 чакрым ераклыкта урнашкан. Күпләр шунда йөреп эшли. Аннары, бу якларда нефть чыга, авылның алтмышлап кешесе шунда хезмәт куя. Шуның өчен дә, берничә иске өйне санамаганда, буш йортлар юк дияргә була.

ТАРИХ СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
– Әдәмсә авылына XVIII гасырда нигез салынган, дип санала. Ә менә иске зиратта XVII гасырга караган кабер ташлары да табылды. Шуның өчен авылда унҗиденче йөздә үк кешеләр яшәгән, дип уйлыйбыз. Кызганыч, тарихны яхшылап өйрәнгән кеше юк. Авылның исеменә килгәндә, әби-бабайлардан калган фараз бар: бу якларга Балык Бистәсенең Күгәрчен авылыннан урман кисүче килеп төпләнгән. Елга булгач, бу урында төпләнергә карар кылган. Аның исеме Әдәмсә булган. Менә шуннан бу исем авылга да бирелгән. Яңа Чишмә районының күпчелек татар авылларында мишәрчә сөйләшәләр. Ә менә Әдәмсә халкының сөйләмендә андый диалект юк. Балык Бистәсеннән күчеп килгән бабаларыбызның теле гасырлар дәвамында әнә шулай саклангандыр, дип уйлыйм. (Тәскирә Сибгатуллина, Әдәмсә урта мәктәбе музее җитәкчесе.)
19 язма.